15 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Казаноргсинтез»да Лушниково ПГУ эшләтеп җибәрү тантанасы узды
СИБУР «Казаноргсинтез» мәйданчыгында Лушниково пар-газ җайланмасын (ПГУ) эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм идарә рәисе, СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.
-
Яңалыклар
«КазанФорум»ның тәүге нәтиҗәләре билгеле
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумында 99 ил вәкиле катнашкан, узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны якынча 15 процентка арткан. Чараның тәүге нәтиҗәләре турында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең өлеше 50 проценттан артты»
Татарстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең өлеше 50 проценттан артып китте.
-
Яңалыклар
Хөснуллин: «Россиялеләр торак төзелешенә 16 трлн сум акча инвестицияли»
Россия халкы ел саен торак төзелешенә 16 триллион сум акча инвестицияли. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «КазанФорум»ның пленар утырышында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Төп йортны ничек сакларга? Белгеч җавабы
«Әнкәй үз йортын энемә бүләк иткән булган. Моны без белми дә калдык. Хәзер киленебез: «Өйне сатып, әнкәйгә районнан бер бүлмәле фатир алып бирәбез», – ди. Әле бит без – өч кызы да бар. Олыгая барган саен үз нигезебезгә кайтып йөрисе килә. Безгә нишләргә икән?» – дип соракган Чаллыдан укучыбыз Гөлия Исрафилова.
-
Яңалыклар
Лилия Маврина: «КазанФорумда катнашучылар саны елдан-ел арта»
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» 17нче мәртәбә үткәрелә һәм елдан-ел аның популярлыгы арта бара. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Секретаре, оператив штаб әгъзасы, форумда катнашучыларны аккредитацияләү буенча эш төркеме җитәкчесе Лилия Маврина журналистлар белән аралашканда белдерде. Аның әйтүенчә, быел федераль статуска ия чарада 13 меңнән артык кунак катнаша.
-
Җәмгыять
Агроном Хәким Моратов татлы борыч утырту серләре белән уртаклашты
Май бәйрәмнәрендә борыч кәлшәсен теплицага утыртучылар булгандыр инде. Ләкин бу «көйсез кодагый»ның холкын белүчеләр беркайчан да ашыкмый. Чөнки аның тамырлары туфрак 14–15 градуска кадәр җылынгач кына «эшли» башлый. Юкса үсентене төрле чирләр борчыячак һәм рәтле-башлы уңышын да күреп булмаячак. Агроном Хәким Моратов татлы борыч утырту серләре белән уртаклашты.
-
Сәламәтлек
Үтәр, димәскә, түзмәскә!
Күпләр өчен ул – гадәти хәл, аның белән «яшәп», барлыгына ияләшеп, чара күрмәүчеләр бихисап. Белгечләр сүзләренчә, Җир шарындагы өч кешенең берсе аннан интегә. Сүзебез – баш авырту турында. Авырту белән авыртуның да аермасы була, ә менә иң киң таралганы – киеренкелектән баш авырту. Аның белән ничек яшәргә һәм аннан котылып буламы соң?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россия-Таҗикстан Хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия рәистәшләре – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
-
Язмыш
Өчле бәхет: «ВТ» журналисты берьюлы өч бала алып кайткан гаиләләрне барлады
Татарстанда берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала дөньяга килгән гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга җыеналар. Әйтик, һәр сабый өчен 100 мең сум акча түләмәкчеләр. Әлегә бу сумма 10 меңне тәшкил итә. Берьюлы өч бала сөюнең нинди рәхәте бар да, авырлыклары нидә? «ВТ» журналисты әнә шул сорауга җавап эзләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Мисыр Сәнәгать министры җитәкчелегендәге делегациясе әгъзалары белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Мисыр Сәнәгать министры Халед Хашем Мәхер җитәкчелегендәге Мисыр делегациясе әгъзалары белән очрашты.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашты.
-
Язмыш
Ике йөрәк бергә типкәндә
Гаилә тормышы ул – тигез юлдан тәгәрәп барган машина түгел. Түмгәкләре дә очрый, әмма аны сабырлык белән җиңеп була. Балтач районының Салавыч авылында алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлжиһан һәм Рамазан Фәрзиевлар әнә шулай ди. Әмма алар яшьлектә кабынган хисне саклап, бер-берсенең сүзен куәтләп яши белә.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов: «Халыкара мөнәсәбәтләрнең глобаль системасы җитди үзгәрә башлады»
Гадәти булмаган чынбарлык, ислам дәүләтләренең уртак кыйммәтләре һәм Татарстан үрнәге. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы узды.
-
Яңалыклар
Татарстанга аномаль эсселек якынлаша: синоптиклар 16-22 майга кисәтү игълан итте
Иртәгә республикада һава температурасы урыны белән +31 градуска кадәр җитәргә мөмкин.